20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хәбәрчеләребез яза: Мөслим лицеена рәхмәт!
Лицей базасында өлкәннәр көне уңаеннан "Күңел җылыбыз - моңнарда" исемле бәйрәм оештырдылар. Без, ветеран укытучылар, лицей буйлап экскурсиядә йөрдек, соңыннан тәм-томнар белән чәй эчтек. Бик истә калды, рәхмәт. Бәйрәмнең музыка өлешен әзерләгән Лилия Заяновага сокландык. "Салават күпере" курайчылар ансамбле, "Тылсым" кызлары, "Ялкын" егетләр ансамбле үзләренең җыр-моңнары белән онытылмаслык мизгелләр бүләк...
-
Татарстан Президенты Рамил Курамшинга машина бүләк итте
Кичә музыкант Президент бүләген йорты янына алып кайтып куйды. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга Татарстан Президенты машина бүләк итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Танылган баянчы Рамил Курамшинның 70 яшьлек юбилеена тәгаенләнгән зур бүләк...
-
Россия Элемтә министрлыгы башлыгы: "Халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак"
Министр сүзләренчә, 2018 ел башында "эчке челтәр роумингы" төшенчәсе гамәлдән чыгачак. (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, халыкара элемтәдән файдаланган өчен тариф ил эчендәге тариф кадәр булгач, халыкара роуминг 5-7 елдан соң юкка чыгачак дип фаразлады, дип яза ТАСС. «Халыкара роуминг» төшенчәсе бөтенләй юкка...
-
Хәбәрчеләребез яза: дин сабакларын өйрәнәбез
Мәдрәсәдә яңа уку елын башлап җибәрү турында Вәрәшбаш авыл мәчетендә чәй табыны артында сөйләштек. Атнаның кайсы көнендә кемнәр килә, кемнәр хәреф өйрәнә, балалар нинди көн билгеләнә - шулар турыда сөйләшү булды. Кичәне авылыбызның хөрмәтле кешеләре Тәзкирә абыстай һәм Сәхипҗан мулла, Гөлсинә Кирамова оештырды. Гөлсинәбез гарәп грамматикасын да өйрәтә, балаларны да...
-
Сәүдә челтәрләренә товар саклау шартларын бозган өчен штраф сала башларга ниятлиләр
Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә нокталарын азык-төлекне саклау шартларын бозган өчен җаваплылыкка тартырга уйлый. Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк, диелә министрлык приказында, дип җиткерә "Известия". Яңа структура азык-төлек белән тәэмин итүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасындагы...
-
Роспотребнадзор “Боярышник” сату буенча тыюны озайтты
Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) "Боярышник" - этил спиртлы сыекчаны, суррогатны сатудагы тыюны озайтты. Тиешле карарны Россия дәүләт баш санитар табибы Анна Попова имзалаган, дип хәбәр итә "Интерфакс". 180 көн...
-
Мөслимдә алимент түләмәгән әти кеше хөкем ителде
Өч елдан артык алимент түләмәгән әти кеше хөкем ителде. Район прокуратурасы 46 яшьлек Мгка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддә 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (ата-ананың алимент түләмәве) гаепләнә. Суд билгеләгәнчә, 2014 елдан башлап, ул балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен һәрберсенә 3425...
-
"ТАТНЕФТЬ"нең Мөслим ягулык салу станциясендә Ачык ишекләр көне үтте
Бүген "Татнефть" ягулык салу станциясендә Ачык ишекләр көне үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин һәм Әлмәт ягулык салу станциясе директоры Наил Сафин сәламләде. Чара барышында колонкаларның төгәл эшләве, килгән ягулыкны бушату, ягулык анализларын алу, аның сыйфатын тикшерү тәртибе күрсәтелде. Капиталь төзекләндерүдән соң станциядә сәүдә залы эшли башлады. Биредә ягулык...
-
Мөслимдә шаяннар һәм тапкырлар клубының ТР чемпионаты мәктәбе эшләде
Мөслимдә укучылар, аграр көллият студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Шаяннар һәм тапкырлар клубы"ның Татарстан Республикасы чемпионаты мәктәбе эшләде. Өч көн дәвамында тренерлар Рамил Агдиев һәм Руслан Харисов "ШТМ нәрсә ул?", "Командада ничек эшләргә?" кебек сорауларга җавап бирде, егет-кызларга шаян күренешләрне язарга өйрәтте. ШТМ мәктәбенең иң яхшы командалары...
-
Татарстан Президенты: Казанның дустанә 21 санлы поликлиникасы өлге булачак
В Приволжском районе Казани сегодня торжественно открыли новое здание самой большой в городе поликлиники на улице Рихарда Зорге, сообщает ИА «Татар-информ». В медучреждении будут получать помощь 60 тысяч жителей Приволжского и Советского районов столицы. Президент республики Рустам Минниханов принял участие в торжествах и выразил всем благодарность за возможность этого события....
-
Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына быелгы 9 айда 199,8 млрд сум акча кергән
Салым һәм салымнан булмаган керем акчалары 182,2 млрд сум тирәсе тәшкил иткән. (Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", Рөстәм Килсинбаев). Быел 9 айда федераль акчалар белән бергә бюджет кереме 199,8 млрд сумны тәшкил иткән. Салым һәм салымнан булмаган акчалар 182,2 млрд сум. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде....
-
Авылым тарихы. Данлы төбәк Түреш
Түрешкә нигез Күбәк авылыннан күченүчеләр тарафыннан 1921 елда салына. Беренчеләрдән булып Миргали Әюпов, Мирзашәех Әхмәтҗанов Хәсәнша Әхмәдишин, Галимулла Әюпов, Ялалетдин Камалов, Шәйгәрдан Әхмәтшин күченә. Ачлык елы дип тарихка кереп калган бу елларда аларга бик авырга туры килә. Әмма уртак тырышлык белән агачлар төпләнә, сөрүлек җирләр әзерләнә һәм йортлар салына. Шулай...
-
Владимир Путин: Бердәм дәүләт имтиханы күп яклап үзен аклады
Россия Президенты белемне бу ысул белән тикшерүнең проблемалардан азат булмавын җиткерде. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы күп яклап үзен аклады, әмма белемне бу ысул белән тикшерү әле проблемалардан азат түгел, дип саный. Бу хакта "Известия" җиткерә. "Безнең бәхәсләр шактый. Чынлап та, Бердәм дәүләт...
-
ЮХИДИнең Мөслим районы бүлеге хәбәр итә
Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. 2017 нче елның 20 октябреннән башлап, шоферлар ДАИ хезмәткәрләрен аларның рөхсәтеннән башка фотога яисә видеога төшерә алмаячак. Мондый хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.3 маддәсе нигезендә штраф яисә кулга алу каралган. Тагын бер яңалык - хәзер ДАИ хезмәткәрләре машиналарны теләсә кайсы...
-
Мөслим сәнгать мәктәбе Сармандагы хезмәттәшләрен кабул итте
Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары Сарман районында узган "Наш дом - Татарстан" дип исемләнгән республикакүләм конкурс-бәйгедә катнашты. Укытучылар Рәйсә Харисова, Филүзә Шәрипова, Илшат Ибраһимов, Гүзәл Галиева, Азия Заһидуллина, Әлфинур Гыйльметдинова, Дилбәр Салихҗанова һәм Рунар Шәяхмәтов "Мөслим тугайлары" фольклор ансамбле составында чыгыш ясадылар. Төштән соң сарманлылар үзләре Мөслимгә кунакка килде. Сарман музее...